Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә кибет булырга тиеш урында чүплек табылды

Әлмәтлеләр экологларга «Халык контроле» системасы ярдәмендә Әлмәт шәһәренең РТС микрорайонында рөхсәтсез чүплек  булуы турында хәбәр итә.

Кибет урнашырга тиеш территория чүпләнгән булып чыкты, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәте.

Министрлыкның Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыгып, 1900 кв. метр мәйданда төзелеш калдыклары һәм демонтажланган юл өслеге ватыклары чүплеген таптылар. Санкцияләнмәгән урында җыелган чүпнең гомуми күләме 100 куб. метрдан артып китте, дип аныкладылар ведомствода.

Гаепле затка карата РФ КоАП 8.2 статьясының 1 өлеше буенча «җитештерү һәм куллану калдыкларын җыю, туплау, ташу, эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» беркетмәсе төзелә. 

ТР буенча Росреестр идарәсенә сорау җибәреп, экологлар әлеге территориядә  кирәкле товарлар кибете урнаштыру өчен җир куллану рөхсәт ителгәнен белә. 

"Җир кишәрлеге максатчан билгеләнеш буенча кулланылмаганлыктан, материаллар Әлмәт районының җир-милек мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше эшчәнлеге комитетына чаралар күрү өчен җибәрелде", - дип аныкладылар ТР Экология министрлыгында.

 

Чыганак

Фото: ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса