Акция 25 сентябрь көнне узачак.
Әлмәт муниципаль районы территориясендә урнашкан урманнарда уңай санитар-экологик хәл булдыру максатыннан, Әлмәт урманчылыгы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе узачак.
Катнашучыларны 09.00 сәгатьтә "Мать Татария" һәйкәле янындагы мәйданда көтеп калалар.