Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Әлмәттә давыл нәтиҗәләрен бетерәләр

20 июльдә көчле җил нәтиҗәсендә шәһәрнең төрле урыннарында агачлар ауган иде.

Әлмәттә җил, яңгыр һәм яшенле яңгыр явып китте. Ауган агачлар, өзелгән троллейбус линияләре һәм түбәдән төшкән профнастил-әлмәтлеләр социаль челтәрләрдәге давыл кадрлары белән бүлештеләр.

Автомобиль юллары идарәсе хезмәткәрләре  давыл  нәтиҗәләрен җыештырдылар.

Хезмәткәрләр иң беренче автомобиль юлларын чистарта, аннан соң гына чират  җәяүлеләргә йөрергә комачаулаган агачларга да җитә. 

Агач кисәкләрен җыюда авыр техника ярдәмгә килә, соңыннан җыеп алынган агач кисәкләре полигонга озатыла. 

Эшче бригада социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне күзәтеп тора һәм шәһәр буенча йөри. Берничә көн дәвамында давыл нәтиҗәләре бетереләчәк.

 

Фото: Әлмәт автомобиль  юллары идарәсе (скриншот инстаграм)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса