Волонтерларга Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр ярдәм итте.
Әлмәт волонтерлары балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән берлектә ел саен үткәрелә торган халыкара өмә үткәрделәр. Алар социаль яклау идарәсе янындагы һәм якын-тирә территорияне тулысынча чистарттылар. ⠀
Территорияне җыештыру бик тиз һәм күңелле барды. Барлык балалар да чүп-чар, корыган ботаклар, яфраклар һәм үләннәр җыйдылар. ⠀