Район башлыгы Тимур Нагуманов әлмәтлеләрне зур өмәгә чакырды
Территорияне җыештыру буенча шәһәр акциясе 24 апрельдә узачак.
Әлмәт башлыгы Тимур Нагуманов инстаграмда туры эфир вакытында барлык шәһәр халкын 24 апрельдә узачак зур өмәгә чакырды.
"24 апрельдә, кадерле әлмәтлеләр, без барыгызны да зур өмәгә көтәбез. Якын-тирә территорияләрне чистарту эшләре бүгеннән үк оештырылачак", - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ул шулай ук шәһәр халкын урам һәм ишегалларының торышына игътибар итәргә чакырды. "Кызганычка каршы, чүп — чар бик күп, аны бетерергә кирәк», - диде Нагуманов.
Әлмәт районының Экология һәм төзекләндерү Департаменты Директоры Айнур Исхаков 1 апрельдә традицион экологик икеайлык башлануын искә төшерде, ул яз ахырына кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында район оешмалары һәм учреждениеләренең якын-тирә территорияләре җыештырыла.
Быел шулай ук «Көнбатыш капка», «Алсу», «Яшьлек» микрорайоннарында агачлар утырту планлаштырыла. Хәзерге вакытта әлеге микрорайоннарның идарәче компанияләре департамент белән үз территорияләрендә нинди үсентеләр кирәклеге турында фикер алышалар.
“Квартал эчендәге территорияләрдә үсентеләр утырту өчен җирле халык җәлеп ителәчәк", — дип билгеләп үтте Айнур Исхаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа