Әлмәт шәкертләре  икенче урында
Дин

Әлмәт шәкертләре икенче урында

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “Рәшидә” Коръән ятлау үзәгендә дин дәресләре буенча беренче олимпиада узган.

Республиканың 8 мәдрәсәсе арасында Әлмәт шәкертләре  лаеклы рәвештә икенче урын алган.

Бу хакта үз Инстаграм сәхифәсендә  Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бүлешә.