Әлмәт мөхтәсибәте игълан иткән бәйге җиңүчеләре билгеле
Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен өйрәнү буенча игълан ителгән бәйге быел үзизоляция шартларында узды.

Бәйгедә катнашуның төп шарты - Аллаһының 99 исемен яттан өйрәнү. Шулай ук матур тәрҗемәне белү дә исәпкә алынды.
Катнашу теләге булган һәркем үз чыгышын онлайн-элемтә форматында тәкъдим итә алды.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле булган кайбер чикләү чаралары бетерелгәч, Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге үзәк мәчеттә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы булып узды.

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җиңүчеләргә Аллаһның 99 исемен яттан белүләрен раслаучы сертификат, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia