Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Рамазан ае – Коръән ае

Бу айда ураза тотучыга әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә үзе бирә

Рамазан аена аяк басарга санаулы көннәр генә калды. 
Мөселманнарның зарыгып көтеп алган, гөнаһлардан чистарыну, яңару, яхшыракка үзгәрү ае. Рамазан һәрберебез өчен дә шундый бәрәкәтле ай булсын, көне буе ач тору михнәтендә түгел, ә рәхәт, җиңел үтсен. 
Бу хакта без Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин белән сөйләштек.
– Хәзрәт, кемнәрдер бәлки әле беренче тапкыр ураза тотарга ниятлидер, икенчеләр инде тәҗрибәле. Тик берәүгә дә киңәш, артыгын белеп тору комачауламый. Әлеге изге ай башланыр алдыннан сез газета укучыларга ниләр әйтер идегез?
– Пәйгамбәребез әйтә: «Кем дә кем кыямәт көненә ышанса, килгән кунагын хөрмәт итсен» ди. Рамазан ае безнең өчен кунакларның иң олысы. Кунакны тиешле дәрәҗәдә каршы алау һәм тиешле дәрәҗәдә озату һәрбер хуҗаның бурычы. Ә кунак бервакытта да буш кул белән килми. Безнең якларда бигрәк тә. Рамазан аеның кунак буларак алып килгән бүләкләре тагын да зуррак. Бу айда җәннәт ишекләре ачылып, җәһәннәм ишекләре ябылган, кешеләрнең гөнаһлары гафу ителә торган ай. Рамазан ае елга бер генә килә. Без бу айны истигфарлар, тәүбәләр белән үткәрергә тиеш. Бу айда бирелгән хәер-сәдакаларның савабы күпкә артыграк була, тәүбәләре кабул ителә, гөнаһлары кичерелә. Рамазан аенда гаиләңә, әти-әниеңә, якыннарыңа, күршеләреңә карата кылынган изге гамәлләр башка айлардан аерылып тора. 
Аллаһы Тәгалә, Рамазан аенда ураза тотучыга әҗер-савабын үзем бирермен дигән. Намаз укыган, Хаҗ кылган, сәдака биргән өчен андый хәдис юк. Ә менә Рамазанда уразаның савабын үзем бирәм дигән хәдис бар. Димәк, Аллаһы сөбханә вә Тәгалә үзе вәгъдә итә икән, бу Рамазан аеның бөеклегенә, изгелегенә дәлил.
Беренче тапкыр уразага керүчеләр, кемдер ниятләп 1 көн, кемдер 3 көн тотып карыйм ди икән, тотсын, Аллаһ каршында бер изгелек икенче изгелекне ияртә. Бу безнең тәбрикләү сүзләре булсын. Чөнки алар Рамазан аенда иң кадерлене сайлаучылар.
Әлбәттә, Рамазанның кадерен белмәүчеләр дә бар. Аллаһы сөбханә вә Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «Әй, Мөхәммәт. Син берәүне дә, хәтта якыннарыңны да туры юлга күндерә алмыйсын. Бары тик Аллаһы Тәгалә теләсә генә күндерерсең ди». Димәк, ураза тотучылар шундый яхшы кешеләр булганга гына ураза тотмыйлар, ә аларга Аллаһ рәхмәт күзе белән карый. Аларга исәнлек тә, сабырлык та, ризык та бирә. Шуңа күрә без Рамазанны тәнебезне дә, җаныбызны да чистартып каршы алырга тиеш булабыз. Бу айда ураза тотучыларга ихласлык, тәкъвалык белән уразаларын тотарга Аллаһ үзе ярдәм итсен.
Беренче тәрәвих намазы 18 февральдә була, ә беренче уразабыз 20 февральдә башлана. Аллаһы Тәгалә җиңеллекләр биреп кылган уразаларыбызны кабул итсен.
Бүген кайлардадыр җир тетри, кайлардадыр сугыш бара, кан-яшь, хәсрәт. Аллаһы Тәгалә безләрне шундый күтәрә алмаслык авырлыкларга, хәсрәтләргә салмасын иде. Яши торган дөньяларыбыз имин, сәламәт булсын. Гаиләләребезнең, балаларыбызның һидаятьләрен күреп яшәргә Аллаһы Тәгалә үзе насыйп итсен.
Рамазан ае – Коръән ае. Аның олуглыгы да шушы айда Коръән иңүеннән тора. Аллаһы сөбханә вә Тәгалә әйтә: «Без Коръәнне кешеләргә һидаять юлы буларак иңдердек», - ди. Шуңа да бу айда күбрәк Коръән укып, аның тәфсирләрен укып, изгелекләр кылып, бары тик Аллаһының ризалыгы өчен генә уразалар тотып үткәрергә язсын.
Рәфкать Шаһиев
Фото: ЯФ ярдәмендә ясалды

 

Коръән турында нәрсәләр белергә кирәк
Коръәни-Кәримне уку гыйбадәт булып санала. Коръәни-Кәрим — хак белән ялганны, дөреслек белән ялгышны, яхшы белән начарны аерган Фуркан (аеручы). Кешеләрнең юлларын кыямәткә кадәр яктыртачак Нур ул. Барлык әхлакый проблемаларны хәл итәчәк шифа ул. Иң куркыныч юлларда да юнәлешебездән тайпылдыртмаячак тугры юл ул. Кешегә үзенең Яралтучысын оныттырмаячак зикер ул.
Коръәни-Кәримдәге һәр җөмлә аять дип атала. Бөек китабыбызда 6236 аять бар.
Аятьләрдән тупланган бүлекләр сүрә дип атала. Коръәни-Кәримдә 114 сүрә бар һәм «Тәүбә» сүрәсеннән башка барлык сүрәләр дә бисмилла белән башлана.
Коръәни-Кәримнең башыннан алып исәпләнгән һәр егерме бит җүз дип атала.
«Фатиха» сүрәсе белән башланып, «Нәс» сүрәсе белән тәмамланган Коръәни-Кәримне баштан ахырга кадәр укып чыгу хәтем дип атала.
Коръәни-Кәрим безгә иман нигезләрен һәм гыйбадәтләрне өйрәтә. Дога кылырга һәм әхлаклы булырга өнди. Коръәни-Кәрим безне хәләл белән хәрамны, яхшы белән яманны, дөрес белән ялганны аерырга өйрәтә. Кыйссалар аша гыйбрәтләнергә һәм сабак алырга үгетли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса