Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әрекмән кәбестә түгел, адәм фәрештә түгел

Бу фани дөньяда гөнаһсыз адәм баласы бармы икән? Әйтүе кыен. Бер кеше дә «мин гөнаһсыз» дип әйтергә батырчылык итмәс.

 

Фани дөнья бик алдаучан бит. Гөнаһың бар икән, вакытында тәүбәгә килергә һәм аны башка кабатламаска тырышырга кирәк. Ә олы гөнаһлар гафу ителәме? Тәүбә итүнең нинди шартлары бар? Әлмәт шәһәре имам мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин белән шул хакта сөйләштек.

– Хәзрәт, гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Кылган гөнаһларга үкенү ул тәүбә була», – дигән. Үкенмичә торып, тәүбә кабул булмас. Тәүбә итүнең беренче шарты да – үкенү. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләдән гафу-мәгъфирәт сорау. Өченчесе – әгәр дә гөнаһ Аллаһ белән бәндә арасында булса, бу гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Ике кеше арасында булса, дүртенче шарт өстәлә – рәнҗеткән кешеңнән гафу үтенү. Ул гафу итми торып, гөнаһ кичерелмәс.

– Кыямәт көне алдыннан кешеләр гөнаһларны матур исемнәр белән атап йөртерләр, диелә. Моны ничек аңларга?

– Зина кылуны кемдер романтика дип акланырга мөмкин. Никахсыз гражданский брак белән генә яшәүче яшьләр бар. Әти-әниләре дә риза моңа, сүз әйтмиләр. Ә асылда аларның нигезендә гөнаһ ята.

Гөнаһларны зур һәм кечкенәгә бүләләр. Иң зур гөнаһлар кайсылары?

– Имам Хафиз әз-Зәһәбинең «Әл-Кәбәир» («Зур гөнаһлар») исемле мәшһүр китабында 76 төрле гөнаһ турында әйтелә. Аның иң беренчесе – Аллаһка ширек кылу. Икенчесе – кеше үтерү. Өченчесе – сихер һәм башкалар. Алар бик күп төрле. Галимнәр шуларның 76 сына тукталып, һәрберсен Коръән һәм хәдисләр белән дәлилләгәннәр. Һәр зур гөнаһ өчен кабер һәм җәһәннәм газабы бар.

Тәүбә итсәң, алар кичереләчәкме?

– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Аллаһы Тәгалә Үзе теләгән бәндәсенең Үзе теләгән гөнаһларын кичерер», – дип әйткән. Икенче бер хәдистә: «Үзенә ширек кылудан башкалары кичерелер», – дип килә. Кем дә кем Аллаһка ширек кылган хәлдә, тәүбәгә килмичә вафат була икән, аның урыны мәңгелек җәһәннәмдә, диелә.

Гөнаһлар кичерелә торган билгеле бер вакыт яки урын бармы?

– Истигъфарны кайда да, кайчан да сорарга була. Әмма фазыйләтлерәк булган вакыты – төннең өченче өлеше. Аннан кала Кадер кичендә, яңгыр яуганда, хаҗ кылган вакытта һәм җомга көнне кылган догалар кабул булучан. Күп галимнәр һәм сәхабәләр җомга көнне икенде намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр дога кылганнар.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә «Бу көндә дога кабул була торган хәерле һәм бәрәкәтле вакыт бар. Әгәр дә мөселман кешесе шул вакытта Аллаһтан берәр нәрсә сораса, Ул аңа аны һичшиксез бирәчәк», диелә. Шуңа таянып, галимнәр, икенде намазыннан кояш баеганчыга кадәрге вакытта дога кабул кылына, дигән фикердә торалар. Аллаһ Илчесенең хәдисләрендә әйтелгәнчә, тәһарәт алганда, мәчеткә барганда да гөнаһлар кичерелә.

Бер Аллаһ үзе белүче. Аллаһының кодрәте киң, рәхмәте чиксез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса