Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә үзәк мәчет ачылачак

16 июньдә Корбан бәйрәме көнендә безнең шәһәрдә Мәрҗани урамында мәчет ачылачак.

Риза Фәхретдин исемендәге үзәк мәчет шактый яңартылган. Якты кызыл, яшел һәм алтын төсләр акка үзгәртелгән. Моннан тыш, бинаның архитектурасына ерактан күренеп торган манаралар өстәлгән.

Озакка сузылган реконструкция вакытында Мәрҗани урамындагы юл ябылган. Хәзер исә осталарның эше тәмамланган.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, мәчетне ремонтлауны нәкъ менә Корбан бәйрәменә тәмамларга планлаштыралар һәм Татарстан Рәисенең истәлекле датага килүен көтәләр.

Әлмәт халкы арасында мәчетнең үзгәрүе шактый бәхәсләр тудырды. Кемдер заманча архитектурага сокланып хупласа, мәчетне ремонтка хәтле булган стильдә  калдырырга  кирәк иде диючеләр булды. Ә сез нинди фикердә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса