Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле

10 нчы апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк.

Изге җомга көненә туры килгән мөбарәк бәйрәм Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6.30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7.00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7.30 сәгатьтә укылачак. 

Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач укырга тәкъдим ителә. 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “Хозур ТВ” телеканалында, шулай ук “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, гаетнең интернеттагы трансляциясен Татарстан мөфтияте сайтында, “Хозур ТВ” YouTuBe-каналында күзәтеп булачак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса