Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кем син? Исемең ничек синең...

Әгәр ике исемле кеше вафат булган икән, аңа нинди исемен әйтеп дога кылырга?

 

 

Хөрмәтле «Әлмәт таңнары» редакциясе! Газетагыз аша минем сорауга җавап бирә алмассызмы икән? Күптән түгел безнең бер туганыбыз вафат булды. Күп кеше аның паспортында бүтән исем икәнен белми дә иде. Ул дөньялыкта документында язылган исем белән түгел, ә мулла кушкан икенче исем белән яшәде. Аңа дога кылганда кайсы исем белән кылырга икән?

Наҗия Галимова,   шәһәрдә яшәүче

Газета укучыбыз соравын без Әлмәт муниципаль районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга юлладык. Түбәндә аның җавабын урнаш-ырабыз.

- Гадәттә, исем кешегә тугач та кушылса да, яши-яши ул үзенә башка исем алырга мөмкин, һәм бу рөхсәт ителә. Болай эшләү хәерле дә булырга мөмкин. Сөекле пәйгамбәребезнең ике вакытта кешеләрнең исемнәрен алыштыруы кү-ренә. Беренчесе - кеше күтәреп йөргән исем аеруча зур мәгънәгә ия булганда. Чөнки кеше ул исемгә туры килеп бетмәскә мөмкин. Икенчесе - исемнең мәгънәсе начар булганда. Кайберәүләрнең исеме килешми, шуңа авырый дип, кечкенә чакта башка исем кушалар. Икенчеләре дин юлына басып, дини эчтәлекле, мәгънәле исемнәр сайлап, үзләренә яңа исем куштыралар.

Мисал өчен, бала тугач та азан әйтү - сабыйның беренче ишеткән сүзе «Аллаһ» булсын, ул тугач ук дин юлына өндәлсен һәм аның яныннан шайтаннар качып китсен өчен эшләнә. Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә кешенең паспортында, башка документларында нинди исем язылган булуы мөһим түгел. Аллаһ каршында азан әйтеп, дин әһеле кушкан исем әһәмиятле. Әгәр дә ике исемле кеше вафат булган икән, андый очракта мулла кушкан исемне әйтеп дога кылу хәерле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса