6 май 2026 яңалыклары
-
7 майга һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формалары расланачак
ТР Дәүләт Советы депутатлары парламентка Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга сала торган закон проектын кертте. Документ алдан карауда тора.
-
Әлмәтлеләрне ачык тәрәзәләрнең һәм москит челтәрләренең куркыныч булуы турында кисәтәләр
Москит челтәре куркынычсызлыкны тәэмин итми.
-
Әлмәт районы мөслимәләре «Дин гыйлеме» бәйгесендә катнашты
Чара Лениногорск шәһәрендә унөченче тапкыр уздырыла.
-
Әлмәтлеләргә онлайн «Үлемсез полк»та ничек катнашырга кирәклеге турында хәбәр иттеләр
Трансляция 9 майда башлана.
-
Әлмәттә экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак
8 (843) 221-30-44 һәм 8 (8553) 39-01-33 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
-
Әлмәтнең 5 нче гимназиясенә капиталь ремонт ясауга 88 млн сум тотылачак
Әлмәттә 5 нче гимназияне ремонтлыйлар.
-
Татарстан самолеты беренче хатын-кыз бораулаучылар истәлегенә бизәлде
«Татнефть» компаниясе «Татарстан нефте Геройлары» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы чорындагы хатын-кыз бораулаучыларга багышланган «ЮВТ АЭРО» самолетының уникаль дизайнын тәкъдим итте.
-
Олег Морозов: Күпполяр дөнья тәртибе – бүгенге чынбарлык, Татарстан аның ачык мисалы
Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов экспертлар клубы утырышында Россия Президенты Владимир Путинның халыкара мөнәсәбәтләрнең яңа архитектурасы турындагы тезисларын аңлатты. Ул Көнбатыш гегемониясе чигенә җитүен, ә тигезлеккә нигезләнгән күпполяр системаның реальлеккә әйләнүен билгеләп, Татарстанны Глобаль Көньяк илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек төзүнең үрнәге дип атады.
-
КазанФорумда Россия һәм Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре тикшереләчәк
14 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында фән, технологияләр һәм икътисад өлкәсендәге партнерлыкка багышланган түгәрәк өстәл узачак. Әлеге мәйданчыкта экспертлар глобаль үсеш өчен актуаль стратегик мәсьәләләрне тикшерәчәк.
-
Татарстан «Хәтер уты» халыкара акциясендә унынчы тапкыр катнаша
6 майда Казан тимер юл вокзалында Мәскәүдән кайтарылган Мәңгелек ут кисәкчәләрен каршы алачаклар. Республика бу патриотик чарага инде унынчы мәртәбә кушыла.