Әлмәтнең 5 нче гимназиясенә капиталь ремонт ясауга 88 млн сум тотылачак
Әлмәттә 5 нче гимназияне ремонтлыйлар.
Әлмәтнең 5 нче гимназиясенә капиталь ремонт ясауга 88 млн сум тотылачак

Әлмәттә 5 нче гимназияне ремонтлыйлар. 2700 кв. м мәйданлы бинада электр үткәргечләрен алыштыралар, инженерлык челтәрләрен яңарталар һәм бинаны чистарталар. Шулай ук яңа җиһазлар сатып алачаклар. Хәзер ремонт 25% башкарылган.
Эшләр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында «Балаларга иң яхшысы» федераль программасы буенча алып барыла. Ремонтка 88 млн сумнан артык акча бүленгән.

Барлыгы быел Татарстанда 18 муниципалитетта 36 мәктәп ремонтланачак. Моңа 3,184 млрд сум юнәлдереләчәк.
Фото: нейрочелтәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia