КазанФорумда Россия һәм Ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләре тикшереләчәк
14 майда Казанда «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» халыкара икътисадый форумы кысаларында фән, технологияләр һәм икътисад өлкәсендәге партнерлыкка багышланган түгәрәк өстәл узачак. Әлеге мәйданчыкта экспертлар глобаль үсеш өчен актуаль стратегик мәсьәләләрне тикшерәчәк.
14 май көнне Казанда узачак «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумы программасына «Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлеген үстерү: фән, технологияләр һәм икътисад» дип аталган түгәрәк өстәл кертелгән. Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе базасында оештырыла.
Дискуссия «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеменең еллык утырышы кысаларында үтәчәк һәм пленар сессия алдыннан катнашучыларга мөһим темалар буенча фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен уңайлы платформа булып торачак.
Оештыручылар составы киң: Стратегик караш төркеме, РФ Тышкы эшләр министрлыгы, РФ Хөкүмәте каршындагы фәнни-технологик үсеш үзәге, Югары икътисад мәктәбе, Патрис Лумумба исемендәге Россия Халыклар дуслыгы университеты, МГИМО, Финанс университеты һәм Татарстан Фәннәр академиясе.
Түгәрәк өстәлдә фәнни җәмәгатьчелек, дәүләт органнары вәкилләре, халыкара оешмалар һәм Стратегик караш төркеме әгъзалары катнашачак. Программа ике юнәлештән тора:
* стратегик партнерлык, хезмәттәшлекнең технологияләре һәм икътисады;
* технологияләр, инновацияләр һәм ышаныч инструментлары.
Катнашучылар фәнни-технологик хезмәттәшлекнең яңа модельләре, цифрлы чишелешләр, ясалма интеллектны кертү, технологик суверенитет, шулай ук Ислам биоэтикасы мәсьәләләрен дә кертеп, этика нормалары турында сүз алып барачаклар.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia