Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формалары расланачак
ТР Дәүләт Советы депутатлары парламентка Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләрен җайга сала торган закон проектын кертте. Документ алдан карауда тора.
"Закон проекты Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген саклау һәм аларның батырлыклары, Ватан тарихына хөрмәт тәрбияләү максатыннан эшләнгән. Закон проекты Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү формаларын, бу өлкәдә ТР дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен билгели", - диелә аңлатма язуында.
Закон гамәлләрен шул исәптән махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә алынган яралар, контузияләр, имгәнүләр яки авырулар аркасында һәлак булганнар һәм үлгәннәр истәлеген мәңгеләштерүгә дә җәелдерергә тәкъдим ителә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia