Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Дин

Әлмәт районы мөслимәләре «Дин гыйлеме» бәйгесендә катнашты

Чара Лениногорск шәһәрендә унөченче тапкыр уздырыла.

Әлмәт районы мөслимәләре "Дин гыйлеме" бәйгесендә катнашты.

Быел  Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте мөслимәләре унөченче мәртәбә Лениногорск шәһәрендә узган  "Гыйлем нуры" бәйгесендә катнаштылар. Быел Елховой, Түбән Абдул мөслимәләре катнашты. Узган елны Бишмунча авылы мөслимәләре катнашкан булган.

Татарстанның 18 районыннан мөслимәләр җыелган.
"Бу файдалы, ямьле бәйгене оештыручы безнең мөхтәсибебез Исмаил хәзрәт Сингатуллин Лениногорск шәһәрендә эшләгәндә оештырып калдырган иде. Аның эшен Булат хәзрәт һәм аның ярдәмчеләре хатын-кызлар дәвам итеп, бик зур эш башкарып чыктылар. Сәхнәдән олы казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев Исмаил хәзрәт Сунгатуллинга безнең исемнән һәм узеннән бик зур рәхмәтләрен җиткерде",- дип хәбәр итә бәйгегә баручылар.


Быел беренче урынны Яшел зәннән катнашучылар яулаган.

 Барлык бәйгедә катнашучыларга бүләкләр, мактау кәгазе һәм чәчәкләр тапшырдылар. Чара милли ризыклар белән бизәлгән табын артында дәвам итә.  

Фото: нейрочелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса