Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан самолеты беренче хатын-кыз бораулаучылар истәлегенә бизәлде

«Татнефть» компаниясе «Татарстан нефте Геройлары» проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы чорындагы хатын-кыз бораулаучыларга багышланган «ЮВТ АЭРО» самолетының уникаль дизайнын тәкъдим итте.

«Татнефть» компаниясе республиканың беренче хатын-кыз бораулаучыларына багышланган «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе самолетының яңа фотосурәтләрен күрсәтте. Бу акция «Татарстан нефте Геройлары» проекты кысаларында оештырылган.

Бөек Ватан сугышы елларында ир-атлар фронтка киткәч, аларның урынын бораулау мәйданчыкларында яшь кызлар алган. Гаян Гаязова, Манзура Минһаҗева, Нурсинә Сөләйманова, Мохтарам Мөхәммәтхарасова, Фатыйма Шакирова һәм башка күп кенә кызлар комсомол юлламасы буенча промыселга эшкә килгәннәр. Авыр һава шартларына карамастан, алар бораулау җайланмалары белән кулдан идарә иткәннәр, ә эш сменаларыннан соң урман кисү, таш ташу һәм җир казу кебек авыр эшләрне дә башкарганнар.

Нәкъ менә аларның тырышлыгы аркасында 1943 елның 25 июлендә Шөгердәге 1 нче скважина беренче нефть фонтанын биргән. Геройларның берсе булган Нурсинә Сөләйманова 105 яшькә кадәр яшәгән.

«Бу самолет — хатын-кызлар йөзендәге ныклык, сабырлык һәм батырлык өчен безнең рәхмәтебез. Проект дәвам итә: күктә яңа исемнәр барлыкка киләчәк, ә җирдә — Тере хәтер сакланачак», — дип билгеләп үттеләр компаниянең рәсми сайтында, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса