2 апрель 2026 яңалыклары
-
3 апрельгә һава торышы
Томан булырга мөмкин.
-
Әлмәтлеләр тонометрларының төгәллеген бушлай тикшерә алачак
Шәһәрдә Росстандартның ел саен үткәрелә торган «Будь уверен! Будь здоров!» акциясе узачак.
-
Әлмәттә яңгыр канализацияләрен тәртипкә китерәләр
Язгы ташуга әзерлек эшләре дәвам итә.
-
Фәрит Мөхәммәтшин: Тукай мирасы – дөнья мәдәниятенең алтын хәзинәсе
Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясендә Фәрит Мөхәммәтшин татар классигының поэтик мирасын глобаль мәдәни кыйммәт дип атады.
-
Татарстанда юллар төзелешенә 200 млрд. бүлеп биреләчәк
Татарстанда биш ел эчендә юллар төзүгә һәм ремонтлауга 200 миллиард сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта РФ хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстан автоинспекциясе транспортны теркәү кагыйдәләрен һәм ТО узу срокларын искәртте
Ведомство яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобильләр хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратты.
-
Әлмәттә табиблар тимер тәңкә йоткан баланы коткарган
Кызны күрше районнан алып килгәннәр.
-
Авылларда өй интернетына тоташу буенча сораштыру 30 апрельгә кадәр озайды
Татарстанның аз кешеле торак пунктларында яшәүчеләр өй интернетына тоташу ихтыяҗын белдерү өчен тавыш бирә алалар. Федераль сораштыруда катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация үтү җитә.
-
Якты сагыш: Клара Булатовага багышланган кичә
31 мартта Әлмәт театрында халык язучысы Клара Булатованың 90 еллыгына багышланган «Якты сагыш» кичәсе узды. Иҗатташлары, якыннары һәм укучылары шагыйрәне искә алды.
-
Әлмәттә язгы чисталык марафоны старт алды
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәт районында санитар икеайлык уза.
-
Кайбычта улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән ир-ат суд каршында җавап бирә
Кайбыч районында яшәүче ир-ат 13 яшьлек улына мопед сатып алып, рөхсәтсез юлга чыгарган өчен җинаять эше буенча җавап бирәчәк. Үсмер юл-транспорт һәлакәтенә эләккән һәм авыр җәрәхәтләр алган.