Әлмәттә язгы чисталык марафоны старт алды
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр Әлмәт районында санитар икеайлык уза.
Әлмәттә язгы чисталык марафоны старт алды
«Экологик иминлек» милли проекты кысаларында 1 апрельдән 31 майга кадәр районда санитар икеайлык уза.
Шәһәрнең автомобиль юллары хезмәткәрләре юлларны һәм тротуарларны актив юалар, тукталышларны чистарталар һәм паркларда узган елгы яфракларны җыештыралар. Үз территорияләрендәге масштаблы җыештыруга шулай ук идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре дә кушылды.
Игътибар таләп итә торган участокларны күрсәгез, профильле хезмәтләргә шалтыратыгыз:
Экология һәм төзекләндерү департаменты: 8 (8553)33-46-13.
«Безнең ишегалд» программасы: 8 (800) 27-5-2020.
Ишегалларын, чүп мәйданчыкларын, СНТ, гаражларны җыештыру өчен турыдан-туры үзегезнең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итегез.
Битараф булмаган барлык әлмәтлеләрне экологик акцияләргә кушылырга чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia