Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәламәтлеген бер сәгать эчендә тикшерәләр

Һәр чәршәмбе Әлмәт үзәк район хастаханәсендә махсус хәрби операциядә с катнашучыларга медицина тикшерүе үткәрелә.

Әлмәттә махсус хәрби операциядә катнашучыларның сәламәтлеген бер сәгать эчендә тикшерәләр

 Алар өчен  медицина учреждениесендә персональ медицина координаторы билгеләнгән. Ул – социаль эш буенча белгеч Марина Павловна Каликова, ул чиратсыз өстенлекле хезмәт күрсәтүне тәэмин итә, белгечләргә язылуда һәм башка тормыш хәлләрен хәл итүдә ярдәм итә, шул исәптән ул социаль яклау учреждениеләре һәм «Ватанны саклаучылар» фонды белән аралаша һәм хезмәттәшлек итә.  

    Терапевт белән беррәттән махсус хәрби операциядә катнашучылар невролог, хирург, отоларинголог, травматолог, стоматолог һәм психолог тарафыннан карала, анализлар алына һәм электрокардиограмма төшерелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча өстәмә тикшерүләр билгеләнергә мөмкин.

Шулай ук медикаментоз дәвалау, дөрес туклану, көндәлек физик йөкләнешләр буенча киңәшләр бирелә.

"Ватанны саклаучылар" фонды ярдәмендә мондый тикшерүләр даими булачак, дип хәбәр итә Әлмәт районы үзәк хастаханәсе. 

Фото: Әлмәт районы үзәк хастаханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса