Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттән булган махсус хәрби операция сугышчысына «Батырлык өчен» медален тапшырдылар

Әлмәт Яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Гүзәл Хәбетдинова Әлмәттән махсус хәрби операция сугышчысына "Батырлык өчен" медален тапшырды

Әлмәт Яшьләр үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды.

Махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен РФ Президенты Владимир Путин Указы белән «Кабан» кушаматлы хәрби хезмәткәр югары дәүләт бүләге - «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

"Әтиләр, бабаларыбыз сугыш елларындагы кебек, бүген безнең сугышчылар Россиянең суверенитетын һәм бәйсезлеген фидакарьлек белән яклыйлар. Без тынычлык һәм гаделлек тантанасына ышанабыз. Сезгә батырлыгыгыз, Ватанны саклаганыгыз өчен рәхмәт белдерәбез», - диде башкарма комитет җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова бүләкне тапшырганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса