Әлмәт районында Юрий Александрович Романов истәлегенә мемориаль стенд ачылды
Узган атнада Яңа Суркин авылында истәлекле вакыйга булды
Авыл Мәдәният йортында МХО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Юрий Александрович Романов истәлегенә мемориаль стенд ачылды.
Тантанада хәрбинең туганнары һәм якыннары, «Хәрби туганлык» оешмасы әгъзалары, МХО ветераннары, «Ватан сакчылары» фонды вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Алар геройның батырлыгына һәм фидакарьлегенә соклануларын белдерделәр. Катнашучылар Юрий Романов истәлегенә куелган мемориаль тактага чәчәкләр салдылар һәм геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Романов Юрий Александрович 1986 елның 24 апрелендә дөньяга килә. 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң һөнәри училищега укырга керә. Биредә ул вентиляция һәм кондиционер системаларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча слесарь белгечлеге алып чыга. 2004 елдан 2006 елга кадәр РФ Хәрби-һава көчләре сафларында хезмәт итә, 45179 нчы хәрби частьта отделение командиры була. Армиядән кайткач вентиляция системаларын монтажлаучы булып хезмәт куя, үз эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкара. Коллективта аны бик яраталар, хөрмәт итәләр. 2015 елдан 2022 елга кадәр слесарь-ремонтчы, ә соңыннан машинист булып эшли. 2014 елның сентябрендә Юрий өйләнә. Хатыны белән бергә алар Арсений һәм Савелий исемле ике ул тәрбияләп үстерәләр.
Өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң, 2022 елның 28 октябрендә Юрий Романов МХО зонасына китә. Биредә ул 41869 нчы хәрби частьның 430 нчы мотоукчылар полкында хезмәт итә. 2024 елның 23 ноябрендә Донецк Халык Республикасының Максимовка торак пункты янында чираттагы хәрби бурычын үтәгәндә якташыбыз батырларча һәлак була. Каһарман үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә. Юрий Романовның исеме авылдашлары хәтерендә гомерлеккә сакланыр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia