Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәттә һәлак булган каһарманнарга Батырлык ордены тапшырылды

Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганычка каршы, арада сугыш кырларыннан кайтмаучылар да бар.

Әлмәттә һәлак булган каһарманнарга Батырлык ордены тапшырылды

Күп кенә якташларыбыз махсус хәрби операциядә катнаша, кызганычка каршы, арада сугыш кырларыннан кайтмаучылар да бар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган каһарманнарның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән (үлгәннән соң) 7 әлмәтле:

Артур Наил улы Әхмәдуллин,

Нияз Әкрам улы Абзалов,

Анатолий Степанович Антонов,

Дмитрий Леонидович Макаров,

Алексей Анатольевич Мельников,

Ринат Марсель улы Насыйбуллин,

Наил Нәфис улы Сәхаветдиновлар бүләкләнде.

- Бүген без Ватанны намус белән саклаган һәм гаделлекне яклаган кешеләргә хөрмәт күрсәтәбез. Аларның кыюлыгы - барыбыз өчен дә үрнәк. Һәлак булган каһарманнарның гаиләләренең кайгысын уртаклашабыз һәм якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз. Әлеге ир-егетләрнең исемнәре хәтердә мәңге сакланыр. Сугышчыларның туганнарын ярдәмебездән ташламаячакбыз, - дип ышандырды Гүзәл Мөдәрис кызы.

Исегезгә төшерәбез: мобилизациянең беренче көннәреннән үк җирле хакимият тырышлыгы белән хәрбиләрнең гаиләләренә медицина, психологик, социаль, хокукый һәм көнкүреш ярдәме күрсәтелә башлады. Эшләрне координацияләү һәм хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү максатында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» оператив штабы булдырылды. Штабка 8(8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса