Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Әлмәт районында махсус хәрби операция зонасында катнашкан Юрий Романов хөрмәтенә мемориаль стенд ачылды

Мемориаль стенд авыл мәдәният йортында Ватан өчен гомерен биргән Юрий Романовның батырлыгына тирән хөрмәт һәм мәңгелек хәтер билгесе итеп куелган.

 

Әлмәт районының Яңа Суркино авылында туып-үскән, хәрби бурычын үтәгәндә махсус хәрби операция уздыру зонасында батырларча һәлак булган Юрий Александрович Романов истәлегенә мемориаль стенд ачу тантанасы булды.

Мемориаль стенд авыл мәдәният йортында Ватан өчен гомерен биргән Юрий Романовның батырлыгына тирән хөрмәт һәм Мәңгелек хәтер билгесе итеп куелган. Ачылу тантанасында хәрбинең туганнары һәм якыннары, Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары, район хакимияте һәм ветераннар советы вәкилләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Катнашучылар геройның батырлыгына һәм фидакарьлегенә соклануларын белдерделәр. Алар мемориаль тактага чәчәкләр салдылар һәм геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса