Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Безнең геройлар

Куелган бурычлар үтәлергә тиеш

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы райондашларыбыз - батыр йөрәкле ир-егетләребез белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

 

Чираттагы героебыз – Наратлы авылы егете Рунар Леонтьев. 2022 елны өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле МХО зонасында ул. Шул вакыт эчендә күрсәткән хәрби кыюлыгы өчен каһарман «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» һәм Жуков медальләре белән бүләкләнергә өлгергән. Наратлы егете үзе турында артык сөйләргә яратмый. Хәер, батырларыбызның күбесенә хас сыйфат бу. Шулай да Рунар МХО зонасында хәрбиләрнең тормышы билгеле бер кагыйдәләргә буйсынуын әйтеп китте.

- Мобилизацияләнеп, Казанда өйрәнүләр узганнан соң мине башка егетләр белән бергә Луганск өлкәсенә җибәрделәр. Безне Кармазиновка авылы тирәсенә урнаштырдылар. Бер ел шунда булдык. Аннан соң Донецкига юл алдык. Һөнәрем  шофер булганлыктан миңа  хәрби хезмәттә дә руль артында булырга туры килгән иде, биредә исә хәрби бурычларны үтәү белән беррәттән шәхси составны йөртәм, техника белән медикаментлар, азык-төлек, корал, боеприпаслар ташыйм.  Әлбәттә, гадәти тормышта машина йөртү - бер нәрсә, сугыш кыры буйлап - бөтенләй икенче.  Биредә иң мөһиме -  бик сак булырга кирәк. Югары тизлек белән дә хәрәкәт итәргә ярамый, акрын барасың икән - дошман ядрәсе дә тияргә мөмкин. Шулай, күңел сизгерлеге, иптәшләрнең ярдәме - нәкъ менә шулар хәрби бурычларны төгәл үтәргә мөмкинлек бирә. Тәэмин ителеш тә начар түгел. Хезмәт өчен бар кирәк-яраклар, ягулык, боеприпаслар, кием-салым  - бар да җитәрлек, гуманитар  йөкне дә алып торабыз.  Безне кайгыртып, ярдәм итеп торучыларга рәхмәт, - ди Рунар Леонтьев.

Солдат тормышы иң беренче чиратта командир тарафыннан куелган бурычларны төгәл үтәүдән гыйбарәт. Рунар яу кырында командир приказлары үтәлергә тиешлеген, кирәк чакта иптәшләрне ут астыннан коткарып, исән алып чыгу ягын да карарга кирәклеген ассызыклады.

Кыска вакытлы ялдан соң каһарман егетебез бүген инде кабат МХО зонасында. Туган йортында аны газиз әти-әнисе, тормыш иптәше, кызы зарыгып көтәләр.

- Бердәнбер улыбыз ул безнең, иң кадерлебез. МХО зонасына киткәненә инде өченче ел китте бит. Башта бик авыр булса да, Рунар кыска вакытлы ялларга кайтканда бик куанабыз. Героебыз ул безнең. Чираттагы кайтуы Җиңү белән булыр дип өметләнәбез, - дигән теләкләрен юллады каһарманыбызның әнисе Гүзәлия ханым. Амин, шулай булсын.

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса