Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Әлмәтле Рамил Бәдретдинов беренче көннәрдән үк фронтка ашкынды

Гражданкада - авыл җирлеге башлыгы. Фронтта - танк батальоны командиры.

Якташыбыз Рамил Бәдретдинов оборона министрлыгы белән контракт төзеп, яздан ук Ватанны саклый.

Подполковник, танк батальоны командиры һәм якташыбыз Рамил Бәдретдинов Луганск журналистларына ни өчен  китүен аңлатты. Профессиональ хәрби, Чечнядагы хәрби конфликтта катнашучы, Батырлык ордены кавалеры тылда кала алмый һәм беренче көннәрдән үк фронтка омтыла.

«Махсус хәрби операция башлангач, мин 22 һәм 23 нче елларда, муниципаль берәмлек башлыгы буларак, бөтен көчемне куеп, гуманитар ярдәм җыйдым һәм җибәрдем. Монда чакырылган егетләр киттеләр, аннары мобилизацияләнгән полклар китте, алар белән йөрдем, мин җибәрерләр дип уйлаган идем, җибәрмәделәр. Шулай да мин сугыш хәрәкәтләрендә турыдан – туры катнашырга карар кылдым», - дип сөйли подполковник, танк батальоны командиры Рамил Бәдретдинов.

Офицерга нык торырга һәм сугышчан рухын югалтмаска хатыны ярдәм итә. Алар мәктәп эскәмиясеннән бергә. Киләсе елда бергә яшәүнең 40 елын билгеләп үтәчәкләр. Шушы еллар эчендә Ландыш Бәдретдинова офицер хатыны булырга - яратырга, аңларга һәм иң мөһиме – бернигә карамыйча көтәргә өйрәнә.

«Миннән аны ничек җибәрдең дип сораганда, бездә җибәрергәме-юкмы дигән сорау тормады, ул барам һәм бетте, мин анда кирәк диде. Ул миңа: «минем аркада бер – ике кеше исән калса да, мин анда булырга тиеш», - дигәч, мин инде бүтән сораулар бирмәдем», - диде Ландыш Бәдретдинова.

Чираттагы командировка алдыннан гаилә башлыгы ирләр кулы таләп ителгән һәр җирдә тәртип урнаштырган.

Йортның ныклы хуҗасы Рамил Бәдретдинов эштә дә шундый ук хуҗа. Гражданкада ул Түбән Мактама авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Коллегалары һәм авылдашлары аның җиңү белән кайтуын көтәләр!

 Рамил Акрамович менә бу кабинетта эшләде. Монда аның кайбер әйберләре дә өстәлдә тора. Башлык буларак ул искиткеч кеше иде, яхшы күңелле, ярдәмчел, үз вакытында таләпчән иде. Ул киткәндә мин аңа: «Рамил Акрамович, җиңү белән кайтыгыз», – дидем, - дип сөйләде Түбән Мактма авыл җирлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Баерова.

«Ул чын дус, бу сүздән курыкмыйм, аның белән, мужиклар әйтмешли, разведкага барырга мөмкин. Мин дөресен әйтәм, мин аны үгетләдем, бу аның сайлавы, бу аның яшәү рәвеше, әгәр ниндидер каршылыклар булмаса, без аның белән хәрби эштә хезмәттәшләр булыр идек»", - ди Рамил Бәдретдиновның күршесе Марат Мәхмүтов. 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса