Республиканың авыл хуҗалыгын алып бару алымнары һәр татарстанлыны тиешле күләмдә азык-төлек белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Алай гына да түгел, бүген Россиянең күп кенә башка төбәкләренә дә үрнәк булырлыгыбыз бар - сан һәм сыйфат ягыннан да, тармакны үстерергә мөмкинлек бирүче дәүләт программаларының саны, нәтиҗәлелеге һәм үтәлеше буенча да. Мисал өчен, Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү буенча илдә Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән соң дүртенче урында тора. Бу күрсәткечләрдә иң югары нәтиҗәләр - сөт, ит һәм бәрәңге җитештерүдә. Икмәк үстерүдә ул чаклы ук мактанырлык саннар булмаса да, чәчүдән башлап икмәкнең һәр бөртеген амбарларга урнаштырганга чаклы һәр процесс республика җитәкчелегенең контроле астында һәм, әлбәттә, ярдәме белән башкарыла.
Донорлар булганбыз һәм булачакбыз
Республика уңганнары элек-электән азык-төлекне күпләп җитештергән һәм үзләреннән артмаганын да бүлеп биреп башка төбәкләргә мулдан өләшкән. Өлкән әлмәтлеләрнең хәтер сандыгында әле дә булса дифицит елларда бездә үстерелгән кош итен, җитештерелгән сыр һәм кәнфитләрне Россиянең йөрәге Мәскәүдә күреп, башкала яшәүчеләре өчен шатланган мизгелләре саклана. Илебез тарихының ни авыр чорында да татарстанлылар үз йөзен югалтмаган, чөнки гасырлардан килгән тырышлыгы, яшәүгә теше-тырнагы белән ябышырга сәләте һәм көче бар. Шуңа күрә базар икътисадына күчеп, эшмәкәрлеккә юл ачылгач, безләрнең алга китүенә бер генә дә ис китәсе түгел.
Бүген Татарстанда эре оешмалардан тыш, 4706 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шулай ук 400 меңнән артык шәхси хуҗалыклар үзләрен генә тәэмин итеп калмыйча, авылдашларына да өлеш чыгара. Гомумән, Татарстанда җитештергән продукциянең яртысы алар тырышлыгы белән башкарыла.
Әлмәттә авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар бөртекле һәм кузаклы культуралар игә, ит, сөт продуцияләре, бытбылдык йомыркасы җитештерә, бик иртә яздан кышка чаклы кыяр-помидор, тәмләткечләр, бәрәңге үстерә, бал ала. Соңгы ике елда алма бакчасына, җиләк плантацияләренә нигез салынды. Соңгылары үзләренең мул уңышлары белән дә сөендерде инде.
Дәүләт программалары эштән туктамасын
Мондый уңышның сере - эшкә батыр авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең тырышлыгында гына түгел, ә бәлки республикада булдырылган булышлык программаларында. Мисал өчен, республикада эшләп килүче «Гаилә фермалары» программасы кысаларында гына да 1182 хуҗалык булдырылган, шуларның 505 е - югары технологияле. Шәхси хуҗалыкларга бирелә торган кредиттан гына да һәр дүртенче гаилә файдаланган. Шулай итеп күп кенә шәхси хуҗалыклар каралты-куралы, техникалы булды, мал санын арттыра алды. Программа эшли башлаган дәвердән әлмәтлеләр барлык күләме 700 млн сумнан артык кредит килешүләре төзегән.
Уңыш начар түгел
Шулай да республика һәм районда әлеге вакытта күз уңында торганы - ул урак өсте. Көннәрнең кызу торуы 17 июльдә үк уракка төшкән игенчеләргә бөртекле культураларны урып-җыюда җиң сыганып эшләргә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 августка 20 мең гектар мәйданнан барлыгы 54 мең тонна көзге культуралар җыеп алынган. Уртача уңыш гектарыннан 25,5 центнер тәшкил итә. Узган елның әлеге чорына бу күрсәткеч 19 центнер булган. Шулай булгач, быелгы эш узганы белән чагыштырганда нәтиҗәлерәк булырга тора. Идарә начальнигы Наил Усманов сүзләренчә, әлеге саннар - районның барлык хуҗалыкларында эшнең тиешле дәрәҗәдә оештырылганлыгына дәлил. Иң беренчеләрдән булып Токарликов исемендәге җәмгыять, «Кичүчат», «Чагылтау», «Чулпан» хуҗалыклары керешкән булса, хәзер аларга барлык башка предприятиеләр дә тиңләшергә ашыга.
- Бүген басуларда 91 комбайн тулы көченә эшләп килә. Барлык комбайнчылар да үзебезнеке, читтән килгәннәр юк быел, - ди Наил Усманов.
Елдагыча авыл халкына ярдәмгә «Татнефть» ААҖ составындагы предприятие эшчеләре дә килгән. Хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән механикалаштырылган отряд та куелган. Аның 8 комбайны техникалары булмаган яки бераз сынаткан хуҗалыкларда урып-җыя. Көзге культураларны суктыру тәмамланганнан соң язгыларына да чират җитәчәк. Язгы бодай, арта, солы мәйданнары районда 25 мең гектар тәшкил итә. Ә инде августның 25 ләрендә көзге чәчүгә дә керешергә планлаштырып торалар.
Район башлыгы премия өләште
Сүз урып-җыю кампаниясенә лаеклы өлеш керткән хезмәт алдынгылары хакында. Район башлыгы районда кызган урак өсте белән танышу ниятеннән Токарликов исемедәге җәмгыятьтә һәм «Союз-Агро» хуҗалыгында булып кайтты, эш барышын күрде, авыл хезмәтчәннәре белән аралашты. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан куелган бурычны үтәү һәм шул сәбәпле, бармак белән генә санарлык авыл хуҗалыгында тәүлек әйләнәсендә тир түккән фидакарьләрне бүләкләү максатыннан да оештырылган иде бу очрашу. Айрат Хәйруллин районда күптән килгән традиция буенча иң күп ашлык суктырган комбайнчыларга акчалата премияләр тапшырды. Бүләк алучылар арасында Токарликов исемендәге хуҗалыктан Андрей Федосеев, «Союз-Агро»дан Илья Охотников бар. Кагыйдә буларак, премиягә беренче тапкыр 500 тонна ашлык суктырган комбайнчылар, икенче һәм өченче тапкыр 250 шәр тонна суктырган алдынгылар өмет итә ала. Шунлыктан, аерата уңганнар ул премияне берничә тапкыр алырга өлгерә.
Рәдифә НОГМАНОВА
ӘМР башлыгының матбугат хезмәте фотосы