Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында урып-җыю эшләре башланды

Уртак эшләре тулы көченә киләсе атнадан башлана китәчәк.


Районда иң беренчеләрдән булып урып-җыю эшләренә Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ кереште
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, уңышны җыюга елдагыча йөзләгән берәмлек комбайн җәлеп ителәчәк. 
Әлмәт районында быел 43 мең гектарга якын җир чәчелгән. Мәйданның яртысыннан артыгын бөртекле һәм кузаклы культуралар: бодай, арпа, арыш, солы, борчак, кукуруз, карабодай культуралары биләп тора. Быел шулай ук соя, көнбагыш, җитен, рапс, киндер, яшелчә үстерүгә дә зур игътибар бирелде. Бөртеклеләрдән соң аграрийлар башка төр техник культураларны урып суктыруга керешәчәкләр – алда әле көнбагыш, рапс һәм киндер культуралары җыю көтелә. Аннан инде солы, арпа, карабодай, борчак китә. 
Бүгенге көндә печән әзерләү буенча план йөз процентка тәмамланып килсә дә, эш тукталмый, әле сенаж, силос салу һәм җир эшкәртү кебек мөһим чаралар да тулы көчкә дәвам итә. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 7476 тонна печән һәм 12295 тонна сенаж әзерләгәннәр инде. 
Урак эшләре районда тулы көчкә киләсе атнадан башланып китәчәк. Бүген аграрийларның барлык уйлары шул турыда. 
– Июль ае корырак торса да, туфракта дым җитәрлек сакланды, бөртекләр дә тулы. Барлык басулар да матур. Көннәр яхшы торганда уңыш та мул булырга охшаган, – ди авыл хуҗалыгы белгечләре. Шулай да, синоптиклар фаразлавынча, алдагы көннәр яңгырлы булырга охшап тора. 
Авыл хезмәтчәннәре уракка төшү һәм үстерелгән уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен кулларыннан килгәннең барын да эшлиләр. Көннәр яхшы торсын да, уңыш мул булсын, кадерле игенчеләр. 

 

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса