Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында техника чәчүгә әзер

Республикада техниканың язгы чәчүгә әзерлеген тикшерү башланды

Кагыйдә буларак, ел саен республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре машина-трактор паркының төзеклеген дә, үсемлекчелек өлкәсендәге вәзгыятьне дә тикшереп, республиканың алдынгы районнарын һәм предприятиеләрен билгели.

Әлмәт районы хуҗалыклары әлеге чорга аеруча зур әзерлек белән киләләр. Шушы көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының вәкиле - агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Илнар Габбасов, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлмәт муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы Рамил Закиров, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, идарә консультанты Зөлфия Гарифуллина катнашындагы  махсус комиссия «Чагылтау», «Ярыш», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат», «Союз-Агро», «Аппак», «Васильевская» һәм башка хуҗалыкларда булып, трактор-чәчкечләрнең төзеклеген тикшереп йөрде. Белгечләр иң беренче чиратта документларны тикшерделәр, шулай да төп игътибар техниканың төзеклегенә юнәлтелде. Куркынычсызлык чараларының кулланылышы да күз уңында булды. Трактор кабинасында аптечка, янгын сүндерү җайланмасы, авария тукталышы билгесе булу-булмавын да ачыкладылар. Тормоз системасында, руль идарәсендә төзексезлекләр булырга тиеш түгел. Гомумән алганда комиссия аграрийларның язгы кыр эшләренә әзерлегенә уңай бәя бирде. Чыннан да, бәйләнергә нигез юк - һәрбер хуҗалык сыйфатлы, корылыкка чыдам орлык базасы, ташламалы бәядән ягулык-майлау материаллары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.

- Мондый тикшерүләр ел да уза. Хуҗалыкларда техника ремонты төгәлләнде дияргә була. Тракторларның 95 проценты, тагылма кораллар - тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләр язгы кыр эшләренә тулысынча әзер. Хуҗалыкларны ашламалар белән тәэмин итү эше дә җайга салынган. Ходайның рәхмәте белән быелгы чәчүне дә матур гына уздырып җибәрербез дип өметләнәбез, - диде Фәнис Шәрәфиев.

Нәрсә генә дисәң дә, яз - авыл хезмәтчәннәре өчен шактый җитди һәм киеренке, зур җаваплылык сорый торган чор инде ул. Бу чорда хаталар җибәрергә ярамый, чөнки алар өстәмә тырышлык һәм чыгымнар таләп итәчәк. Район аграрийларының бер генә елны да сынатканнары булмаганлыктан, аларның язгы чәчүне  сыйфатлы итеп башкарып чыгачакларына бернинди шик-шөбһәбез юк, без аларга ышанабыз. Уңышлар юлдаш булсын сезгә, авыл уңганнары.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса