Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәлак булган культураларны Әлмәт районында яңадан чәчтеләр

Май аенда салкыннар аркасында мең ярым гектар җирдә чәчелгән культуралар һәлак була.

Әлмәт районы басуларындагы чәчелгән культуралар май аенда туңудан зыян күргән. Бу хакта  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев сөйләде.

"Май аеннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре коры һава торышының нәтиҗәләрен сизә, өстәвенә өч көнлек минус 11 градуска кадәр туңулар булды. Люцерна һәм берничә ашлык техник культуралары зыян күрә. Рапс, горчица, бөртеклеләрдән арпаны киредән чәчтек. Хәтта көзге бодай да һәлак булды", - дип сөйләде Фәнис Шәрәфиев.

Җитәкче сүзләренчә, гомумән алганда,  мең ярым гектарга якын җирдә янәдән чәчү эшләре башкарылган.

"Мең ярым гектар юкка чыкты, яңача чәчәргә, яңача орлык материалы сатып алырга туры килде. Культуралар күтәрелде, әмма хәлләре начар", – диде ул.

Аграрийларның уңышка фаразлары гектардан 10 центнер тирәсе. Аерым участокларда күрсәткеч югарырак булачак. Көздән ашлама кертелгән көзге культуралар чәчелгән кырлар турында сүз бара. Җитәкче аңлатканча, көздән түгел, ә яз көне тукландырылган кырлар очрагында хәл начаррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса