Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Арбаларын кыштан әзерлиләр

Гыйнвар аеның суыклары озакка сузылмаса гына ярар иде, дип борчыла бүген авылдагылар.

Хуҗалыкларда кышлату чоры болай тотрыклы бара, шулай да күпләрне бүген уҗымнарның торышы борчый. Салкыннар уҗымнарга зыян китермәгәнме?

- Уҗым культуралары кышка әйбәт хәлдә керде. Кар катламының һәр 10 сантиметры уҗым культураларын 10 градуска кадәр суыктан саклый. Кар җитәрлек дәрәҗәдә яуды, шуңа да борчылырга нигез юк, алда ничек булыр тагын, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

Халыкта чананы җәйдән, ә арбаны кыштан әзерлә дигән әйтем бар. Вакыт дигәнең бик тиз уза да китә. Шуңа күрә язгы кыр эшләренә әзерлекне хуҗалыклар башлап җибәргәннәр инде. Иң беренче чиратта гаражларда техника ремонтлау эшенә керешкәннәр, шуның белән беррәттән чәчүлек өчен орлыкларны барлау, көндәлек тикшереп тору да оештырылган. План буенча райондагы запас 7959,5 тонна тәшкил итәргә тиеш булса, Әлмәт җирлегендә ул артыгы белән тупланган. 10746,5 тонна бөртекле, кузаклы һәм ярма культураларының
орлык запасы чыннан да югары сыйфатлы. 

- Орлыклар җитәрлек, бу уңайдан борчылмыйбыз. Хәзерге вакытта хуҗалыклар көндәлек эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль. Бик җаваплы чор - малларны кышлату чоры бара. Шуңа күрә дә район җитәкчелеге катнашында хуҗалыкларда терлекчелек буенча семинарлар оештырылып килә. Әле менә узган ел азагында гына «Зәй» җәмгыятенең фермасында булып кайттык. Анда ветеринария берләшмәсе, район хуҗалыклары җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Мондый файдалы чараларны оештыру быел да дәвам итәчәк, - дип ышандырды Фәнис Шәрәфиев.  

Әйтергә кирәк, «Зәй» ху-җалыгы базасында мондый эчтәлектәге семинарлар ел да уза. Биредә 364 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның сиксәне - савым сыерлар. 12 ай дәвамында шушы сөтлебикәләрдән 3143 центнер күләмендә сөт савып алган хуҗалык. Район буенча савым күрсәткече бер сыерга уртача 6335 килограмм туры килсә, «Зәй» хуҗалыгында бер сыердан 3929 килограмм сөт савып алганнар.

2022 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Татарстан тарихында беренче тапкыр барлык категория хуҗалыклар буенча 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы оешмаларында сыерларның еллык уртача савым күрсәткече 7100 килограммга җиткән.

 Татарстанда да, аеруча Әлмәт районында да әлеге күрсәткечләр чын мәгънәсендә сокланырлык. Мондый матур нәтиҗәләргә һичшиксез уңай һава шартлары да сәбәпче булгандыр, чөнки җәйге чорда терлекләрне ашатуга ел ярымлык сыйфатлы азык запасы әзерләнде бит. Көннәр матур торгач үләне дә сыйфатлы, сусыл булды, бөртеклеләр уңышы да шәп булды. Сыерның сөте телендә икәнен әлеге саннар күрсәтеп тора да инде. Әлмәт районы терлекчелек тармагы белән артык мактанырлык булмаса да, авыл хуҗалыгы белгечләре алдагы елларга зур өметләр баглый. Малларны ашатып, карап, вакытында сөтен савып торучы авыл хезмәтчәннәре генә сынатмасын, һәммәсе дә исән-сау гына була күрсен. Түземле булып, үз хезмәтләренә тугры булганнары өчен аларга аеруча зур рәхмәт. Бар ышаныч аларда.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса