28 июльдә район башлыгы Тимур Нагуманов районның кыр эшләре белән танышты.
Н. Е.Токарликов исемендәге җәмгыять, «Кичүчат» ҖЧҖ, «Березовка»ҖЧҖ кырларын карап чыкты. Район башлыгы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев белән берлектә урып-җыюның барышы, техниканың торышы белән танышты, хезмәт шартлары турында механизаторлар белән аралашты.
Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. Урып-җыю кампаниясенең башлангыч нәтиҗәләре буенча, җитештерүдән аерылмыйча, кырларда ук уракның беренче лидерларына акчалата сертификатлар тапшырылды.
Лидерлар арасында - Н. Е.Токарликов имендәге АҖнең иң яхшы комбайнчылары – Терешкин Иван Павлович, Куручбаев Родион Линарович, Трофимов Иван Алексеевич, Петров Юрий Веняминович, Уливанов Александр Георгиевич, Шоров Муратбек Кенесович, Федосеев Андрей Валерьевич; «Кичүчат» ҖЧҖ - Яруллин Дамир Минсәгыйт улы, Гарипов Наил Мөслим улы; «Березовка» ҖЧҖ - Брагин Дмитрий Владимирович.
Район башлыгы комбайнчыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, яхшы һава торышы һәм уңышны җыеп алуда уңышлар теләде.
Фото:Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте