Урам театрлары артистлары әлмәтлеләрне тамашалары белән сөендерүләрен дәвам итә
Яңа ел программасы өч урында оештырылган.
Яңа ел каникулларында урам театрлары артистлары Әлмәт халкын тамашалар белән сөендерүне дәвам итә. 4 гыйнварда «Каракүз» скверына килүчеләрне 14.00 сәгатьтән кышкы уеннар һәм әкияти персонажлар йөреше көтә. Ә 18.00 сәгатьтә "Легкие крылья" театры «Пингвиннар» спектаклен күрсәтәчәк.Шулай ук бүген 16.30-17.30 сәгатьләрдә компетенцияләр үзәге янында һәм "Яшьлек" скверында кышкы уеннар узачак.
5 гыйнварда шундый ук программа өч урында да узачак, ә 18:00 сәгатьтә тамашачылар "Каракүз" скверында «Абикины сказки» спектаклен күрә алачак. Яңа ел программасы 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Фото: Әлмәт урам театры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа