Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын һәм кунакларын Корбан бәйрәменә чакыра.
10 июльдә 13.00 сәгатьтә шәһәр паркында барлык катнашучыларны бәйрәм программасы һәм традицион пылау көтә. Шулай ук балалар өчен тәм — томнар-татлы мамык, туңдырма, попкорн, шоколад фонтаны булачак.
Программада-аниматор, аквагрим, мехенди, күңелле стартлар, аттракционнарга билетлар уйнату. Бәйрәмне Рузил Ихсанов алып барачак.