Әлмәтлеләрне "Күбек кичәсе"нә чакыралар
25 июльдә 14:00 сәгатьтә шәһәр пляжында Яшел Фитнес зур чара уздыра.
Программада "күбек"ле дискотека, DJ Sasha Experiment, эко-квест, Zumba-кичә, балалар өчен эстафеталар, бүләкләр уйнату булачак.
Социаль челтәрләрдә проектта актив катнашканнарны билгеләячәкләр.
⠀
Чакырылган спикерлар арасында DJ Sasha Experiment, Zumba fitness инструкторы Татьяна Козина, "Ярыш" спорт клубы җитәкчесе Салават Минһаҗев булачак.
⠀
⠀
Фестивальдә катнашу өчен сайтта теркәлү мөһим.
⠀
Бу чара бушлай һәм анда теләгән һәркем катнаша ала.
⠀
Проектның генераль партнеры - "Татнефть" компаниясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа