Бәйрәм көнендә шәһәр халкы һәм кунаклар өчен зур мәдәни һәм спорт программасы тәкъдим ителәчәк.
9.30 сәгатьтә «Россия флагы» велоузышы башлана. Җыелу 9.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге мәйданчыгында.
⠀
10.00 сәгатьтә волонтерлар «Триколор» акциясе кысаларында тасмалар таратачаклар.
⠀
Шулай ук аквагрим буенча мастер-класслар башланачак.
⠀
Шул ук вакытта тантаналы чаралар да старт ала: бәйрәм концерты, шәһәрнең үндүрт яшьләре тулган үсмерләргә РФ гражданины паспортларын тапшыру тантанасы.
⠀
11.00 сәгатьтә «Сәламәт Россия!» акциясе. Һәр теләгән кеше фитнес-зумба белән шөгыльләнә алачак.
Үткәрү урыны: Әлмәт татар дәүләт драма театры артындагы фонтан мәйданчыгы.
Барыгызны да көтеп калабыз 