Чара 8 июльдән 11 июльгә кадәр шәһәрнең ун мәйданчыгында узачак.
Фестивальне «Татнефть» хәйрия фонды оештыра, шуңа күрә чара бушлай.
Шәһәр халкы һәм кунаклары ️ Мот, Нурминский, Валерий Сюткин, Олег Митяев, ️ Аигел Төркеме, ️«Симфоник кино» оркестрының чыгышларын карый алачак. Александр Городницкий. Бард. Автор җырлары башкара. Андрей Кислицин. Дю Солей циркы артисты һәм башкалар чыгыш ясаячак.
Фестиваль кысаларында мастер-класслар, фәнни экспозицияләр һәм лекцияләр, урам музыкантлары чыгышлары, заманча хореография фестивале, һәр көн яшел фитнес, барда фестивале, уеннар, мастер-класслар беән гаилә фестивале, татар музыкасы фестивале, шигъри слэм, "Урам тайм" ярминкәсе, джаз фестивале, "Европа һәм Азия арасында" күргәзмәсе, "Һөнәр йолдызлыгы" күргәзмәсе, "Арт - квиз", интеллектуаль тематик викторина һәм башка чаралар узачак.
P. S. Karakuz Almet Fest фестивале нигезендә ярминкәләр һәм урам чыгышларының күп гасырлык традицияләре ята. Ярминкәләрдә һәм шәһәр күңел ачуларында элек-электән сәүдә алып барылып кына калмыйча, төрле халыклар арасында мәдәни аралашу да булган.
Фестивальне оештыручылар ярминкәләр һәм зур күңел ачулар үткәрү традициясен, кешеләрне берләштерү ысуллары буларак, дәвам итәргә телиләр.