Әлмәттә ике метрлы траншеядән зыян күргән хатын-кызны чыгарганнар
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә ике метрлы траншеядән зыян күргән хатын-кызны чыгарганнар

Әлмәттә коткаручылар ике метрлы траншеягә егылып төшкән хатын-кызга ярдәм иткән.

Төнлә 49 яшьлек әлмәтле Пугачев урамындагы чокырга төшкән. ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләүләренчә, бу урынга ашыгыч рәвештә шәһәрнең эзләү‑коткару бүлекчәсе коткаручылары чыккан.

  • Зыян күрүче хәрәкәтләнә алмый, көчле авыртудан зарлана һәм вакыт-вакыт аңын югалта. Аңа тагын да күбрәк зыян китермәс өчен, коткаручылар хатын-кызны табиблар килгәнче чыгармый торганнар.

Табиблар килеп җиткәч, зыян күрүчене бик пөхтә итеп чокырдан чыгарганнар һәм хастаханәгә салу өчен ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырганнар.