Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәтлеләрне ризыкка төкергән сәүдә-икътисад техникумы студенты тетрәндерде

Мәгариф учреждениесендә бу вакыйга ашханәдә түгел, ә лабораториядә булган дип белдерделәр.

Әлмәтне студентның ризыкка төкергән видео тетрәндерде. Видео социаль челтәрләрдә һәм месенджерларда таралды. Язма авторы барысы да сәүдә-икътисад техникумы ашханәсендә булган  дип раслый.

Кадрларда егетнең, көлеп, ризык тутырылган таз өстенә иелеп, аңа  төкергәнен күрәбез. Шуннан соң ул контейнердагы ризыкны болгата башлый. Барысы да башка укучылар күз алдында булды. Ләкин аларның берсе дә егеткә искәрмә ясамады.

Интернет кулланучылары студентны "хөкем" итте. Кайберәүләр видеодагы «герой»ны  һәм телефонга төшерүчеләрне җәзага тартырга чакырды, икенчеләр үзе «әзерләгәнне» үзенә ашатырга кирәк диде. Башкалар бу укучыларны укудан куарга кирәк диде. Студентның хатасы өчен мәгариф учреждениесе директорына штраф салырга чакыручылар да табылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, телеграм-каналдагы бер постка комментарийларда техникум укытучысы да язды. Ул студентлар лабораториядә ризык әзерләү белән шөгыльләнгәннәр дип белдерә. Аның сүзләренчә, алар моны үзләре өчен һәм үз продуктларыннан эшләгәннәр. Инцидентның учреждение ашханәсе белән бернинди дә бәйләнеше юк, дип ышандырды укытучы.

"Әгәр алар үзләрен һәм ата – аналарын шундый тәмләткечле ризык белән тукландырырга әзер икән, димәк, аларга киләчәк белгечләр буларак бер тиен бәя", – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса