Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өен күселәр баскан

Күселәр бөтен торак йорт комплексын басып алганнар.

Британиянең Олдем шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек хатын-кыз өч ай дәвамында балалары белән кунакханәләрдә яши, чөнки аның йортында күселәр күп була.

2022 елның октябрендә Терен Шоу ун яшьлек кызы Меган һәм җиде яшьлек улы Джозеф белән бергә  яңа йортка күченә. Хатын бүлмәгә кергәч, кухняда күп кенә тишекләр һәм стеналардан эленеп торган розеткалар тапкан. Тиздән ул үзенең яңа йортын дистәләгән күселәр басып алганлыгын аңлаган.

Алардан  тыш, Шоу башка проблемалар белән дә очраша. Хатын-кыз әйтүенчә, аның балалары бөҗәкләр тешләвеннән даими зарланган. Берникадәр вакыттан соң бинада канализация торбасы сафтан чыга. Болар барысы да хатын-кызны һәм аның гаиләсен өйдән чыгып китәргә, шулай ук күп кенә бозылган әйберләрне һәм балалар уенчыкларын ташларга мәҗбүр итә.

Шоу кунакханәләрдә 12 атна яшәргә мәҗбүр була, аннан соң торак ассоциациясе аңа яңа йорт таба. Хатын-кыз көчле стресс аркасында эпилепсия һәм ашказаны ялкынсынуы башланган дип белдерә. Табиблар бу канализация өзелгәннән соң пычрак су куллану аркасында булган дип фаразлый. 

Соңгы елларда шул торак комплексында яшәүчеләр күп тапкырлар күселәр һөҗүменә дучар булган. Алар җиһазларны тишәләр, чүп савытларына керәләр, шулай ук балалар янына йөгерәләр. Торак комплексының идарәче компаниясе сүзләренчә, хәзерге вакытта кимерүчеләрне юк итү өчен чаралар күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса