Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча профилактик рейдлар уза

Рейд барышында торак пунктны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып төзекләндерү тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгын куркынычсызлыгы чорындагы гамәлләр турында әңгәмәләр үткәрелде.

2 майда Әлмәт районы территориясендә Красная горка авылында шәхси секторда яшәүче гражданнар тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде. Аны федераль янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт бүлекчәсе хезмәткәрләре үткәрде. 

 Рейд барышында торак пунктны янгын куркынычсызлыгы таләпләрен исәпкә алып төзекләндерү тикшерелде, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү, янгын куркынычсызлыгы чорындагы гамәлләр турында әңгәмәләр үткәрелде. Гражданнарга тематик белешмәләр, ашыгыч хезмәт телефоннары белән листовкалар тапшырылды, электр һәм газ приборларын кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында инструктажлар үткәрелде. Гражданнарга республика территориясендә 17 апрельдән 10 майга кадәр махсус янгынга каршы режим кертелүе турында искә төшерделәр.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда янгын сүндерүчеләргә һәм коткаручыларга «112», «101», «01» (барлык кәрәзле элемтә операторлары) номерларына шалтыратырга кирәк дип кисәтә  федераль янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт бүлекчәсенең янгын-коткару бүлеге инженеры Никифоркина К.В.

 

Фото: федераль янгынга каршы хезмәтнең Әлмәт бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса