Татарстанда сиреналарны тикшерәчәкләр
Җәмгыять

Татарстанда сиреналарны тикшерәчәкләр

Хәбәр итү системаларын бөтенроссия тикшерүе 7 октябрьдә узачак.

Татарстанда 7 октябрьдә сиреналар, хәбәр итү системаларын планлы тикшерү узачак. Бу хакта ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә. Ул елына ике тапкыр системаларның гадәттән тыш хәлләргә әзерлеген тикшерү өчен үткәрелә.

Сигнал республика дәрәҗәсендә 10:40 сәгатьтә һәм муниципаль дәрәҗәдә 10:44 сәгатьтә яңгыраячак. 10:43 тә теле - һәм радиоэфир хәбәрне трансляцияләү өчен өзеләчәк.

  • Халыкка тынычлык сакларга киңәш итәләр. Әгәр дә сез сирена ишеткәнсез икән, тавыш көчәйткечләрдән мәгълүмат көтәргә яки телевизор һәм радионы кабызырга кирәк. Сиренаны ишетмәвегез турында хәбәр итәргә кирәкми.