Әлмәт районында яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә өч тапкыр күбрәк зарлана башлаган
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт районында яшәүчеләр коммуналь хезмәтләргә өч тапкыр күбрәк зарлана башлаган

Хатлырны еш юллаучылар да бар икән.

Әлмәт районында яшәүчеләрдән дәүләт торак инспекциясенә шикаятьләр саны соңгы биш елда өч тапкырга диярлек арткан-1259 мөрәҗәгать. Гомумән алганда, Татарстан буенча халык 115 меңгә якын шикаять биргән, шуның яртысыннан артыгы янәдән.

Активлык буенча лидерларда-Казан, әмма аның өлеше кими. Ә менә Яр Чаллыда мөрәҗәгатьләр саны киресенчә икеләтә арткан.

Шунысы кызык, төп агымны «активистлар» тудыра: барлыгы 985 кеше 25 меңнән артык хат язган. Рекордчы Казаннан, ул 1900гә якын шикаять җибәргән, ә Лениногорск кешесе — 163. Әлмәттә Герцен урамындагы 94 нче йортта яшәүче 238 мөрәҗәгать җибәргән.