Әлмәттә җылылык кыйммәтләнә.
1 октябрьдән Әлмәттә җылылык кыйммәтләнәчәк: тариф бер гигакалориягә 2788 сумнан 3178 сумга кадәр артачак. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Үсешкә карамастан, бу Татарстан буенча уртача күрсәткечтән якынча 13% ка арзанрак.
Әлмәт җылылык челтәрләре 86% ка тузган, шуңа күрә еш кына өзеклекләр була. Вәзгыятьне төзәтү өчен, тарифны күтәрүдән калган барлык өстәмә акчалар торбаларны ремонтлауга һәм модернизацияләүгә юнәлдереләчәк.