Әлмәттә җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылыту сезоны 1 октябрьдә башлана

Радиаторлардагы ябу краннарын ачарга кирәк.

  • Әлмәттә 1 октябрьдән рәсми рәвештә җылыту сезоны башлана. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Җылылык акрынлап биреләчәк, системаны тулысынча көйләүгә ике атна бирелә.

Халыкка батареяларда ябу краннарын тикшерергә һәм һичшиксез аларны ачарга кирәк. Әгәр 14 көннән батареяләр салкын калса, башта үзегезнең идарәче компаниягә шалтыратыгыз. Әгәр анда ярдәм итмәсәләр, «Ачык Әлмәт» диспетчерлык хезмәтенә 260-600 номеры белән мөрәҗәгать итәргә була.