Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт умартачысы тагын бер тапкыр хәрбиләргә күпләп бал тапшырды

Моннан тыш, алдынгы пенсионер солдат рухын күтәрү өчен хәрби-патриотик җырлар белән флеш-карта әзерләгән.

Районның Добромыш авылында яшәүче Александр Коноваловның октябрь башында махсус операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен 135 кг бал тапшырганын хәбәр иткән идек.

Бу юлы хәйрияче 104 банка (156 кг) горчица һәм чәчәк балы, шулай ук ике банка бал катыш бал икмәге пастасы әзерләгән.

 Моннан тыш, алдынгы пенсионер солдат рухын күтәрү өчен хәрби-патриотик җырлар белән флеш-карта әзерләгән.

Балның бер өлеше Татарстан полигоннарындагы мобилизацияләнгәннәр өчен, ә калган 12 тартмасы "Бергә Җиңүгә" фондына җибәрелгән.

 

Фото: Альметьевск 1 телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса