Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Банкта зур суммада акча саклаучыларга социаль түләүләр һәм субсидияләр түләнмәскә мөмкин

Юрист сүзләренчә, социаль түләү алу өчен гаиләдәге керемнең бер кешегә исәпләнгән өлеше яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш, бу очракта милек һәм банк кертемнәре дә исәпкә алына.

Банк счетларында зур суммада акчалары булган россиялеләр социаль түләүләрен һәм субсидияләрен югалтырга мөмкин, дип яза РИА Новости. Басма бу хакта юрист Полина Гусятниковага сылтама белән хәбәр итә. Моны «Российская газета» яза.

Юрист сүзләренчә, социаль түләү алу өчен гаиләдәге керемнең бер кешегә исәпләнгән өлеше яшәү минимумыннан түбән булырга тиеш, бу очракта милек һәм банк кертемнәре дә исәпкә алына.

Ул билгеләп үткәнчә, банктагы кертем төбәктәге ун яшәү минимумыннан артмаска тиеш, ә процентлары бер яшәү минимумыннан азрак булу шарт. Башка очракта, дәүләт түләүләрне кире кайтаруны таләп итә ала.

Россия Үзәк банкы мәгълүматларына караганда, физик затларның рубльләрдәге депозитларын иң күп җәлеп итә торган ун банк кертемнәре буенча уртача максималь ставка октябрьнең өченче декадасы нәтиҗәләре буенча 6,84 процентка кадәр арткан. Уртача максималь ставканың иң зур күрсәткечләре 2022 елның март аендагы беренче декадада – 20,51 процент, ә иң азы 2020 елның октябренең беренче декадасында (4,33 процент) теркәлде.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса