Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә өлкән буын өчен спорт-күңел ачу чарасы узды

Чара шәһәр паркында узды.

Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы, «Юл хәрәкәте иминлеге»  һәм ЮХИДИ белән берлектә, мәгариф учреждениеләре педагоглары ярдәме белән «Җиңел адым» дип исемләнгән спорт-күңел ачу чарасы оештырды.

Программада шәһәр һәм районның  ветеран оешмалары вәкилләре, шулай ук физкультура-сәламәтләндерү комплекслары(ФОК) әгъзалары катнашты.

Чара логик һәм спорт уеннары рәвешендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына багышланган иде. Чараның максаты- катнашучыларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәртү, шулай ук шәһәрнең актив тормышына пенсионерларны җәлеп итү буенча ветераннар оешмаларына оештыру-методик ярдәм күрсәтү.

Ул ветераннар Советы Рәисе урынбасары Клара Минһаҗеваның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул тренерларны "актив озын гомерле" хәрәкәт  үсешенә керткән өлеше өчен котлады.

Валентина Вершинина, Зәлинә Мифтахова, Нәфисә Фәттахова, Ольга Зайцева, Рәйхана Фарукшина, Татьяна Уварова, Василий Архиров һәм Галина Некрасова ветераннар советының рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Бу көнне пенсионерлар ярышып кына калмыйча, бер-берсе белән дә аралаша алдылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр һәм үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, вакытны күңелле үткәрделәр. Яшьләре булуга булуына карамастан, аларның күбесе күтәренке һәм шат күңелле булды, спорт программасы биремнәрен бик теләп башкардылар.

"Халык күбрәк ял итсен, саф һава суласын иде. Нефтьчеләр һәм шәһәр администрациясе моның өчен бик яхшы шартлар тудыралар. Һәр аяз көндә өлкәннәр белән уеннар, турнирлар, җырлар һәм биюләр үткәрелсен иде. Без яшьләрне дә киләсе чараларга чакырырга телибез. Бүгенге уеннар аеруча актуаль, юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү һәм истә тоту мөһим. Һәр тормыш гаять кыйммәтле һәм аның өчен теләсә нинди ысуллар белән көрәшергә кирәк", – дип үз фикерләрен белдерде  ветераннар Советы рәисе Владимир Яшанин.

Спорт эстафеталарыннан һәм викториналардан тыш, ветераннар оешмалары әгъзалары үзләренең бию тамашаларын да күрсәттеләр. Чара ахырында барлык катнашучыларга да яктылык кайтаручы фликерлар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре белән белешмәлекләр таратылды.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса