Әлмәт җәмәгать транспорты паркы яңа микроавтобуслар белән тулыланачак
8 микроавтобус сатып алу планлаштырыла.
Әлмәт урамнары буйлап быел җәйдә яңа автобуслар йөриячәк. Әлмәт транспорт идарәсе базасына 10 май көнне кайтарга тиешле NEXT CITY газельләрен сатып алу буенча аукцион оештырылды. Маршрутлар шәһәрнең барлык кирәкле участокларын колачлау планлаштырыла.
Бу өр - яңа автобуслар булачак, транспорт реаль вакыт режимында «Акыллы транспорт» кушымтасында күрсәтеләчәк. Шулай ук бүген Әлмәттә 1 майдан җәмәгать транспортында йөрү кыйммәтләнәчәк дигән мәгълүмат та расланды. Билет бәясе 28 сум тәшкил итәчәк. Рәсми карар хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа